Тукай районында Гаилә бәрәме

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

 

Тукай районы Боерган авыл җирлегендә 15 май-гаилә көне уңаеннан “Тату гаилә-ил күрке” дип аталган кичә үткәрелде. “Тукай районының куренекле шәхесләре” дип аталган китапка кергән, районыбыз үсешенә зур өлешләрен керткән 8 гаилә парын котлап үттеләр. Бәйрәм барышында һәр гаиләнең мәхәббәт тарихы сөйләнде, почетлы актлар китабына имзалар куеып истәлекле бүләкләр тапшырылды. “Ак күлмәк” дип аталган туй һәм никах киемнәреннән күргәзмә оештырылган иде. Бәйрәм бик күңелле үтте.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International