Бүген Казанда “Без бергә” республика фестиваленең гала-концерты узды. Физик культура, спорт һәм туризм Идел буе дәүләт академиясе сәхнәсендә дипломантлар һәм лауреатлар үзләренең сәләтләрен күрсәтте.
Бәйге “Инструменталь ансамбль”, “Халык ансамбле”, “Халык вокалы” һәм башка номинацияләрдә узды. “Халык ансамбле” (13-15 яшь) номинациясендә Тукай районы Мәләкәс мәктәбенең “Питрау” коллективы җиңде.Аларның -1 нче урын.Котлыйбыз!