Зиратта иң беренче эш итеп карт өрәңгеләр киселде. Узган шимбәдә аларның тамырларын юкка чыгару максатыннан чыршы үсентеләре утыртылды. Барысы 256 төп чыршы койма буйлап ике рәткә һәм зират уртасына тезеп чыгылды. Бу эшне авыл ир-атлары башкарды, шулай ук читтән кайтучылар да бар иде. Хатын-кызларыбыз исә шулай ук өч атна рәттән коймаларны буяды.