Түбән Сукысу авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Гайфетдинова Фәүзия Фатыйх кызы үзенең зур юбилеен-90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Юбиләрне олы юбилее белән район Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ленар Авзалов ,социаль мәьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Ганиева ,авыл җирлеге башлыгы Флер Ихсанов тәбрикләде һәм изге теләкләрен юллады. Фәүзия Фатыйх кызына Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын,район хәкимияте исеменнән истәлек бүләге тапшырылды.