Машина йөртүчеләрнең куркынычсызлык жилеты булырга тиеш

2018 елның 22 мае, сишәмбе

Быелның март аеннан машина йөртүчеләргә яктылык кайтаргыч элементлар кергән яки тулысынча яктылык кайтаргыч төстән торган киемнәр йөртү турындагы кагыйдә гамәлгә керде. Бу киемнәр тәүлекнең караңгы вакытында җирле пунктлардан читтә юл өстендә яки юл кырыенда туктаганда кирәк. 

Республикада быел транспорт чарасыннан чыккан йөртүчеләрне һәм пассажирларны бәрдерү белән бәйле өч һәлакәт теркәлде. Аларда барысы биш кеше зыян күрде. 
Саклаучы жилетлар кию Европаның күп илләрендә инде күптәннән мәҗбүри итеп куела һәм нәтиҗәлелеген күрсәтә. Район ЮХИДИ хезмәте дә автомобильдә йөрүчеләрдән бу кагыйдәне төгәл үтәүләрен сорый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International