«Отвага» төркеме командасы арасыннан 2нче урынга лаек булды

2018 елның 22 мае, сишәмбе

17 май көнне ,Яр Чаллы шәһәре  «Гренада» ял паркында ,беренче тапкыр,кадетларның  хәрби-спорт  чарасы узды. Ярышларда Татарстан Республикасы(Яр Чаллы шәһәре, Тубән Кама шәһәре, Алабуга  шәһәре,Минзәлә һәм Тукай районнары ) һәм Удмуртия Республика кадетлары  катнашты.

Тукай районы  «Отвага»  төркемендә (Кенәз мәктәбе) 7-8 сыйныфта белем алучы 6 укучы катнашты- Әльмөхәметов Данил (капитан  ), Абражеев Данил, Ерхов Максим, Кожевников Артем, Цыганков Гриша, Шарафиев Альберт. Җитәкчеләре Белов Виктор Иванович, Овчинникова Людмила Викторовна.   

Кадетлар үз көчләрен 7 төр ярышта сынадылар: пневматик винтовкадан ату, Калашников автоматын сүтеп җыю, противогаз кию, гранат ату һ.б.лар. Нәтиҗәдә”Отвага”  төркеме    командалар  арасыннан 2нче урынга,ә шәхси беренчелектә тубәндәге урыннарга  лаек булды:1 урын – хәрби физик әзерлек, 1 урын-   граната оргыту, 2 урын-   пневматик  винтовкадан ату, 3 урын-  каршылыклар полосасы  . Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International