Иске Абдул авылында гомер кичерүче,тыл ветераны Камалова Хәлисә әбигә 90 яшь тулды . Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гөлнара Ганиева юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын,район хәкимияте исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Аны шулай ук Авыл җирлеге башлыгы Резидә Сафина,район ветераннар Советы рәисеГалимҗан Зарипов,авыл ветераннар Советы рәисе Клара Хөсәинова котлады,юбиләргә бәрәкәтле, сәламәт гомер,тыныч картлык теләделәр