23 майда Зәй шәһәрендә Зәй, Минзәлә, Сарман, Мөслим, Актаныш һәм Тукай районнарының социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешма вәкилләре катнашында “СЮККО көннәре” – “Дни СО НКО” сессиясе булып узды. АндаТукай район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Ганиева җитәкчелегендәге делегация катнашты.
"НКО көне" – Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүнең ресурслар үзәге тарафыннан тормышка ашырыла торган мәгариф проекты. Программада гамәли семинарлар форматында коммерциягә карамаган оешмаларның җитәкчеләре белән очрашулар күздә тотыла.
"Перспектива" гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүнең ресурслар үзәге эскпертлары очрашуда катнашучыларга Татарстан территориясендә коммерциягә карамаган оешмалар өчен игълан ителгән конкурслар һәм грантлар турында, шулай ук Россия Президенты Фондыннан финанс ярдәме алуга заявкалар кабул ителә башлавы турында сөйләделәр. Татарстанның Иҗтимагый палатасы вәкиле, "Перспектива" ресурслар үзәге җитәкчесе Гөлнар Шаһиеваның семинары "НКО көннәре"ндә катнашучыларда аеруча зур кызыксыну уятты. Грант конкурсларда катнашуга заявкалар тутырганда ярдәм итүдән баш тартуга китереп чыгара торган типик хаталар – мөгаен, үз проектларын үстерүгә омтылучы коммерциягә карамаган оешмалар тормышындагы иң әһәмиятле темадыр. Икенче "Моны коммунициялә! НКО өчен 7 яхшы PR кагыйдәсе" семинары интерактив фикер алышулар форматында узды. Коммерциягә карамаган оешмаларның җитәкчеләре, "Перспектива" ресурслар үзәге эксперты белән берлектә, социаль проектларны танытудагы төрле алымнар турында фикер алышты һәм уңышлы PR-эшчәнлекнең әһәмиятле аспектларын тәгаенләп эшләп бетерде.