«Игътибар – балалар!» дип аталган профилактик акция кысаларында район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Новотроицкое мәктәбенә килде . Алар анда укучылар өчен иртәнге зарядка үткәрделәр.
«Хокук сакчылары белән зарядка» дип исемләнгән бу чарада 100дән артык бала катнашты. Бүлек башлыгы урынбасары – балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе башлыгы, полиция майоры А.Кәримов, балигъ булмаганнар белән эшләүче өлкән инспектор, полиция майоры Э. Нурхәмитова, бүлекнең ветераннар советы рәисе, отставкадагы эчке эшләр полковнигы Р.Халикова балаларга юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару хакында сөйләделәр. Мондый чараны башка мәктәпләрдә дә үткәрү планлаштырыла.