Түбән Суыксу авылы китапханәсендә Рубис Зарипов белән очрашу булды

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

28 нче май көнне Түбән Суыксу авылы  китапханәсендә  Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучылар берлегенең шәрефле әгъзасы, үзешчән композитор, җырчы, дүрт дистәгә якын китап авторы, подполковник  Рубис Зарипов белән очрашу булды.  Кичәдә җырчы- баянчы, атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Сахип улы Мәүләвиев катнашты. Кунакларны Рубис абыйның тормыш мизгелләре белән таныштырдык, язучыга багышланган китап күргәзмәсендәге китапларга күзәтү ясадык. 
      Рубис абыйның иҗаты белән танышкач , аның әдәбиятыбызда җуелмаслык тирән эз калдырырлык итеп, туган халкына һәм туган теленә хезмәт итүче милләтпәрвар булуын аңлыйсың. Шигырьләре, әсәрләре кече яшьтәге балаларга да, мәктәп яшендәгеләргә, яшьләргә, өлкәннәргә дә аталган.
       Рубис Таҗи улының  “Әлүмин калак” исемле китабын укучыларга тәкъдим иттек. Түбән Суыксу урта мәктәбе укучылары, туган тел һәм әдәбияты укытучысы Низамова Зилә Мирзаһит кызы җитәкчелегендә,  әсәргә бәяләмә бирделәр.
      Кичәне Рубис Зарипов чыгышы дәвам итте.  Ул укучыларга чынбарлык вакыйгага нигезләнеп язылган “Әлүмин калак” герое Зәки исемле яшүсмер турында сөйләде.
Укучыларга армия хезмәте, спорт белән шөгыльләнү буенча үзенең киңәшләрен бирде.
Язучыны   таныткан тагын бер өлкә бар. Ул – җыр. Рубис Зариповның бик күп сүзләренә көй язылган. Гармунчы Рәшит Мәүләвиев белән татар халык җырларын башкардылар.
     Гади күңелле, җор телле шагыйрь, язучы әдәбиятыбызда җуелмаслык тирән эз калдырырлык итеп, туган халкына һәм туган теленә хезмәт итә. Очрашу бик җылы һәм күңелле  узды.
       Киләчәктә дә яңа китапларыгыз, җырларыгыз белән белән безне сөендереп яшәгез, иҗат чишмәгез мәңге сүрелмәсен,  тынмасын, хөрмәтле Рубис абый!
    28.05.2018    ФОТО                                          
                              Түбән Суыксу авылы китапханәчесе Газимова Зилия.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International