Малтабар авылында гомер кичерүче Җәмилова Мәдинә Гөбәйдула кызына 95 яшь тулды . Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гөлнара Ганиева юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын,район хәкимияте исеменнән истәлек бүләге тапшырды.Юбиләрне шулай ук,авыл җирлеге башлыгы,район ветераннар Советы рәисе котлады, әбигә бәрәкәтле, сәламәт гомер,тыныч картлык теләделәр