Тукай муниципаль районы Советының XXVI утырышы үтә

2018 елның 30 мае, чәршәмбе
4 июнь көнне,сәгать 9.00 да Тукай муниципаль районы Советының XXVI утырышы үтә
 

Көн тәртибендә:

1. Тукай муниципаль районы каршында эшләүче коррупциягә каршы көрәш комиссиясе эшчәнлеге турында.
2. Тукай муниципаль районында милләтләр һәм конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең, террорга һәм экстремизмга каршы көрәшнең торышы хакында.
3. Татарстан Республикасында һәм Тукай районы территориясендә 2017 елда кешенең һәм гражданинның хокукын һәм иреген яклау турында. 
4. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Мәләкәс авыл җирлегендә җирдән файдалану һәм төзелеш эшләре алып бару Кагыйдәләрен раслау турында.
5. Муниципаль милекне кире кайтармый торган рәвештә Татарстан Республикасы дәүләт милегенә тапшыру турында. 
Утырыш 2018 елның 4 июнендә 9.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International