Чаллыда ачык һавада әкиятләр музее булачак

2018 елның 1 июне, җомга

Быел җәй автошәһәрнең ЗЯБ бистәсендә “Тридевятое царство” скверы барлыкка киләчәк, дип яза “Челнинские известия”. Сквер ясау идеясен “Жилкомсервис” техник файдалану бүлеге белгече Татьяна Суркова тәкъдим иткән. Эшчеләр идеяне гамәлгә ашырырга керешкәннәр: алар бетоннан рус халык әкиятләре һәм Габдулла Тукай әсәрләре персонажлары сыннарын ясыйлар. 3 мең кв метр мәйданда территория төзекләндереләчәк.

Бу эшләрне башкарып чыгу идарәче компаниягә 1,2 млн сумга төшәчәк. Шәһәрнең яңа скверында августта йөрергә мөмкин булачак.

Шулай ук Торак-коммуналь хуҗалыкның яшь хезмәткәрләре конкурсында башка белгечләр дә торак-коммуналь эшләрен оптимальләштерү идеяләрен тәкъдим иттеләр.

Чыганак:Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International