Чәчү тәмамланды, басуларда эш дәвам итә

2018 елның 1 июне, җомга
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район басуларында язгы чәчү тулысынча төгәлләнде.

Бүгенге көндә төп эш – чәчүлекләрне чүп үләннәре, төрле авыруларга һәм корткычларга каршы эшкәртү. Үсентеләр әлегә тишелмәгән басуларны һәм уҗымнарны тырмалау эше дә дәвам итә. Бүген исә, 1 июньдә, район хуҗалыкларында алдагы кышлату чорына терлек азыгы әзерләү техникасының, силос-сенаж базларының әзерлеген ачыклау максатыннан семинар уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International