Казиле авылында гомер итүче Гәлиуллина Бибинур Асылгәрәй кызы 90 яшен тутырды. Юбилярыбызны туган көне, матур, күркәм бәйрәме белән котларга район Советы аппарат җитәкчесе Ә. Наврозова ,район ветераннар советы рәисе Г. Зарипов, Кенәз авыл җирлеге башлыгы Т.Белова килде. Юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлек бүләге тапшырылды, иң изге теләкләре җиткерелде.