Мусабай-Завод авылында ,Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан оештырылган "Әй күңелле балачак!" дип исемләнгән бәйрәмдә балалар рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. Татар халкының иң матур бәйрәмнәренең берсе - Сабантуенда уйнала торган уеннар: капчык киеп йөгерү, күзне бәйләп бүләк кисү, кашыкка йомырка салып йөгерү һәм башка бик күп төрле кызыклы уеннар балалар күңеленә хуш килде. Балачак бәйрәменә кунакка килгән Ростов курчаклары балаларны рәхәтләнеп биеттеләр, җырлаттылар.