Авыл халкы Татарстанда бу яңалыкны күптән көтә иде – бүгенгә чаклы алар бушлай өч-дүрт канал гына карый алды. Хәзер каналлар саны сигезгә җитте: “Первый канал», «Россия1», «Россия2», «НТВ», «Петербург-5 канал», «Россия-Культура», «Россия 24» и «Карусель». 2013 елда аларга тагын ике канал өстәләчәк – бер региональ канал һәм «Общественное телевидение России». 2014 ел перспективасын карасак, бушлай каналлар саны егермегә җитәчәк.