Княз авылы мәдәният йортында , Рәсәй көне уңаеннан «Россия, минем Ватаным»дигән чара узды. 1990 елның 12 июнендә Россия суверенитеты турында декларация кабул ителгәч, Ватаныбыз тарихында яңа этап башланды. Шуннан бирле илебез масштаблы һәм катлаулы социаль-сәяси, икътисади үзгәрешләр кичерде, күп каршылыклар аркылы үтте. Бүгенге көндә Россия – зур үсеш потенциалы булган тотрыклы дәүләт.