Кремль яр буенда билет алу яисә билетны кәгазьгә бастырырга өлгермәгән тамашачылар өчен FIFA билет үзәгенең хезмәтен файдалану мөмкинлеге бар.
Кремль яр буенда урнашкан билет үзәге көн саен 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшли, матч көннәрендә ул уен башланырга 3 сәгать кала ачыла һәм уен бетү белән ябылачак.
“Родина” сәүдә-күңел ачу үзәгендә урнашкан үзәк атна буе 11.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшли.
Тагын бер үзәк Кремль яр буенда урнашкан. Өстәмә офис Четаев урамындагы 10нчы йортта эшли.
Тамашачылар уңайлылыгы өчен, матч буласы көнне 9.00 сәгатьтән стадион янында 3 үзәк эшләячәк.
Чыганак:Татар-информ