Ветераннарга “Фидакарь хезмәт өчен“ медале тапшырылды

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Бөек Җиңү көне алдыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сугышта катнашкан һәм аларга тиңләштерелгән ветераннарны “Фидакарь хезмәт өчен“ медале белән бүләкләү турында указны имзалады.Рәсәй көне уңаеннан, мондый медальне Тукай районы муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Фаил  Камаев кулыннан Калмаш  авылыннан  - Шәүхәт  Әхмәтнәҗип улы  Әхмәтнәҗипов ,Әмир Хафиз улы Шәрифуллин, Иске Абдул авылыннан    - Биҗан Хәйртдин улы Хәйртдинов  кабул итеп алды. 

  Искәртеп үтәбез, шушы медальне республикада 1596 кешегә тапшыру ниятләнә. Шулай ук, Бөек Ватан сугышында гамәлдәге армия составына кермәгән 412 кеше, "Блокадалы Ленинград" билгесе белән бүләкләнгән 173 кеше, концлагерьларның балигъ булмаган 188 тоткыны исәпләнә. Бу категория кешеләргә шушы медаль биреләчәк. Бу бүләк Татарстан территориясендә яшәүче һәм шул куркыныч елларның хатирәләрен үзендә йөртүче кешеләргә ихтирам йөзеннән тапшырыла.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International