Иң яхшы дип табылган инициативалар "Стратегия-2030"га керәчәк .

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Иң яхшы дип табылган инициативалар "Стратегия-2030"га керәчәк.

24 майда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Яңа проектларны үстерү буенча стратегик инициативалар агентлыгының генераль директоры С.В. Чупшева белән берлектә Петербург халыкара икътисади форумында стратегик инициативалар сайтын (http://i.tatarstan2030.ru/) эшләтеп җибәрделәр. 2030 стратегиясенә үз инициативасын һәркем кертә ала. 

Сайтта теләге булган һәркем Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеше стратегиясенә үзгәрешләр кертү буенча үз инициативасын кертә ала. Шуның өстенә, теләсә кайсы инициативага бәя бирергә мөмкин. Иң яхшы дип табылган инициативалар "Стратегия-2030"га керәчәк .

Моннан тыш, шунда ук "Стратегия-2030"ның агымдагы төзәтмәләре, аның төп юнәлешләре, алдынгы проектлары белән, шулай ук мәгълүмат лентасында Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру өлкәсендә үткәрелгән чаралар белән танышырга мөмкин.  в Google play и App Store.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International