Ата-аналар өчен!

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Татарстанда яшәүче авыл хатын-кызлары өчен өстәмә түләүләр кертелә. Авылда өч ел яшәп, беренче һәм өченче баасын тапкан хатыннар республиканың яңа төр өстәмә түләвенә ия була

Карарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 9 февраль көнне 2018ел,№67 «О единовременной выплате женщинам, постоянно проживающим в сельской местности, при рождении ребенка» имзалаган.

"Авылда яшәп, беренче баласын 25 яшькәчә тапкан хатын-кызлар - 50, өченче баласын 29 яшькәчә тудырган әниләр 100 мең сум өстәмә түләүгә дәгъва кыла ала. Ике очракта да төп шарт булып, хатын-кызның авылда өч ел яшәве тора" 

Әлеге категориягә караган хатын-кызлар  социаль яклау бүлекчәләрен  мөрәҗәгать итә ала.Белешмә өчен телефон   : 8(8552)71-32-00.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International