"Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә"

2018 елның 13 июне, чәршәмбе
Өлкән яшьтәгеләргә социаль хезмәт күрсәтүнең гамәлдәге формалары белән беррәттән, яңалары да барлыкка килә. Алар арасында өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алу аерым урын алып тора. Мондый проектны гамәлгә кертү идеясе картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортларга булган чиратларны киметү, өлкәннәрнең тормыш шартларын уңайлы итү максатында барлыкка килгән. Аларга ярдәм итүнең схемасы гади: авыру сәбәпле үз-үзләренә авырлык белән хезмәт күрсәтүче өлкәннәргә картлар йортында түгел, ә гаиләдә яшәргә тәкъдим итәләр. Гаиләдә яшәп, алар үзләрен яклаучы, кайгыртучы булуын һәм хөрмәт итүләрен тоячак. Болардан тыш, йорт тирәсендә хәленнән килгәнчә булышып, өлкәннәр үзләрен кирәкле итеп хис итә. Бу төр социаль хезмәт күрсәтүнең төп бурычы - ялгыз яшәүчеләргә гаилә җылысын бирү.
- Ялгыз яшәүче өлкәннәрне тәрбиягә кемнәр алырга мөмкин?
- Мондый хокук балигъ булган, эшкә сәләтле 60 яшькә кадәрге ир-атлар, 55 яшькә кадәрге хатын-кызларга бирелә.   Гаиләгә тәрбиягә үз-­үзенә хезмәт күрсәтү мөмкинлеге тулысынча яки өлешчә югалу сәбәп­ле, мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнә, үз йомышларын үти алмаган, социаль яклау органнары тарафыннан стационар формада социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип табылган ялгыз яшәүче гражданнар бирелә. Алар инвалид булырга яки булмаска да мөмкин. Тәрбиягә алучыларның торак мәйданы җитәрлек, матди тәэмин ителеш дәрәҗәсе үз югарылыгында булу шарт (керем яшәү минимумыннан да ким булмаска тиеш). Аларның сәламәтлеге дә игътибарга алына. Гаилә әгъзаларында хроник характердагы чирләр, зарарлы һәм тискәре гадәтләр булмаска тиеш. Хөкем ителгәнме, юкмы икәнлекләре дә тикшерелә. Гаиләдәгеләрнең әби яки бабайны алырга рөхсәт бирүләре дә кирәк
  Тәрбиягә алынган өлкән кеше өчен айлык түләү суммасы түбәндәгечә: инвалид булмаса яки III төркем инвалид булса - айга 4 мең сум; II төркем инвалид караган өчен - 6 мең сум; I төркем инвалидка - 8 мең сум. Тәрбиягә алынган өлкән кешенең айлык кеременең 75 проценты гаилә бюджетына күчерелә. Тәрбиягә алучы да, алынучы да бер-берсенең милкенә дәгъва итә алмый. Өлкән кеше, тәрбиягә алучының рөхсәте белән, аның милкеннән файдалана ала. Ә тәрбиягә алучыга әлеге хокук бирелми.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International