Социаль өстәмә түләүне кабат түли башласыннар өчен

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Гомуми матди тәэмин ителеш суммасы яшәү минимумыннан түбән булган, эшләмәүче пенсионерларга Пенсия фонды   социаль өстәмә түли. Гомуми матди тәэмин ителеш суммасы пенсияне, ай саен акчалата түләүләрне (социаль хезмәт җыелмасын да кертеп), социаль яклау буенча түләүләрне (торак, коммуналь хезмәт, телефоннан файдалану, пассажир транспортында йөрү өчен һәм башка түләүләр буенча бирелгән субсидияләр) үз эченә ала.

2018 елда  яшәү минимумы суммасы 8232 сум тәшкил итә. Сез   эштән туктагансыз икән ,социаль өстәмә түләүне кабат түли башласыннар өчен,  кайдан пенсия аласыз шунда мөрәҗәгать итәргә кирәк   .Моның өчен сезгә гариза, паспорт, иминият таныклыгы һәм хезмәт кенәгәсе   кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International