Сугышта катнашкан һәм аларга тиңләштерелгән ветераннарга “Фидакарь хезмәт өчен“ медале тапшыру дәвам итә.Шушы көннәрдә мондый медальне Тукай районы муниципаль районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рәстәм Закиров кулыннан Бәтке авылыннан ветеран - Шәйхелислам Халик улы Кәримов кабул итеп алды.
Искәртеп үтәбез, шушы медальне республикада 1596 кешегә тапшыру ниятләнә. Шулай ук, Бөек Ватан сугышында гамәлдәге армия составына кермәгән 412 кеше, "Блокадалы Ленинград" билгесе белән бүләкләнгән 173 кеше, концлагерьларның балигъ булмаган 188 тоткыны исәпләнә. Бу категория кешеләргә шушы медаль биреләчәк. Бу бүләк Татарстан территориясендә яшәүче һәм шул куркыныч елларның хатирәләрен үзендә йөртүче кешеләргә ихтирам йөзеннән тапшырыла.