Бездә бүген Сабантуй! ,дип язалар Теләнче- Тамак мәктәбеннән.
һәр кешенең туган җире, авылы үзенә кадерле. Без туган авылыбызны бик яратабыз, аның гореф-гадәтләрен хөрмәт итәбез, кадерләп саклыйбыз. Тәрбиячеләребез Гайнутдинова З.С, Гимазетдинова Э.С., Шакурова Т.Х., Шарафутдинова Р.Р. үткәргән "Минем кече Ватаным" дип аталган бәйрәм кичәсендә без шул турыда сөйләштек. Татар халкының иң яраткан бәйрәмнәренең берсе булган Сабантуй бәйрәме турында әңгәмә үткәрдек. Соңыннан Сабантуйга бүләк җыю йоласын сәхнәләштердек, сабантуйның күрке булган милли уеннар уйнадык.