Теләнче- Тамак мәктәбе каршында эшләп килүче мәктәп яны лагерендә төрледән төрле чаралар булып кына тора,Менә бүен дә,иртәнге аштан сон тәрбияче Шарафутдинова Р.Р. "Олимпия уеннары тарихы" дигән темага әңгәмә үткәрде, уен төрләре белән таныштырды. Соңыннан авылыбызда урнашкан картлар һәм инвалидлар йортына "Хәерле көн телим дусларга" дигән концерт программасы белән кунакка кердек. Анда Динара Галиева, Нияз Хикматуллин үзләренең матур җырларын башкардылар, Рүзинә Яхина, Хәлил Борганов нәфис сүз сөйләделәр, кызлар һәм малайлар парлашып та җырладылар. Өлкәннәр безне бик яратып, тагын килүебезне көтеп калдылар. Төшке аштан соң саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык. Көнебез кызыклы һәм файдалы үтте