Республикада хатын-кызлар арасында эшмәкәрлекне үстерү максатыннан “Әни – эшмәкәр” федераль проекты булдырылды . "Әни-эшмәкәр" проекты кысаларында әниләрне бизнес алып бару нигезләре буенча бушлай укытачаклар. Бушлай укулар бизнес-проектлар булдыруны күздә тотып, 5 көнлек тренинг-интенсив формасында уздырылачак. Соңыннан катнашучыларның проектлары арасындагы бәйге буенча җиңүче ачыкланып, аңа үз бизнесын башлау өчен 100 мең сум күләмендә акча биреләчәк. Проект 9 -13 июльдә: Казан, Петербургская ур,.28нче йорт (Эшмәкәр йорты) адресы буенча узачак.