Фаил Камаев район Сабан туен оештыруда катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдерде

2018 елның 20 июне, чәршәмбе
Атналык дүшәмбе киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаев район Сабан туен оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан, ярдәм иткән тукайлыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Авыл хуҗалыгы өлкәсендә үсеш алган Тукай районы өчен халкыбызның милли бәйрәме Сабан туе ул елның аеруча көтеп алынган вакыйгасы булырга тиеш. Без моңа бергәләп ирештек тә. Матди ярдәм күрсәткән хуҗалык җитәкчеләренә, күңел ачу программасы әзерләгән район мәдәният бүлегенә, уеннар оештыруда катнашкан башка хезмәтләргә, шулай ук мәйданны яңартуда үзләреннән өлеш керткән төзелеш бүлегенә, предприятиеләргә рәхмәт белдерәм! Бәйрәм бәйрәмчә узды», – диде Фаил Мисбахович.
Сабан туе мәйданын киләчәктә районкүләм чаралар уздыруда, шулай ук һөнәри бәйрәмнәр уңаеннан да кулланып булачак. Аның территориясе койма белән әйләндереп алыначак һәм ул, елдан-ел төзекләндерелеп, матурланып торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International