Районда өстәмә сайлаулар узачак

2018 елның 22 июне, җомга

 

Кече Шилнә авыл җирлегенең биш депутаты, үз вәкаләтләреннән баш тартып, депутатлык мандатын тапшыру турында гариза язды. Хәзерге вакытта, барлыгы ун депутатның ярты составы булмагач, җирлек советы устав үзгәртү кебек зур мәсьәләләрне карый алмый. Депутатлар исә өстәмә сайлауларда сайланачак.

Бу турыда Тукай районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Гүзәл Шакирова хәбәр итте. Өстәмә сайлаулар бердәм сайлау көненә – 9 сентябрьгә билгеләнгән. Бу көнне Тукай районында 7 авыл җирлегендә сайлаулар узачак: Комсомол, Мәләкәс, Түбән Суыксу, Иске Дөреш, Бәтке һәм Калмия авыл җирлекләрендә берешәр округта, ә Кече Шилнә авыл җирлегендә биш округта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International