Июньнең 18еннән Яңа поселогы урманында«Робинзон» палата лагере эшли башлады .12-15 яшьлек балаларны берләштергән бу лагерьнең юнәлеше-туризм һәм -спорт,алар белән тәҗрибәле педагоглар Белов В.И., Валеев М.И., Бураев Г.В. шөгелләнә .Әлеге лагерьның максаты – туризм түгәрәкләрендә шөгыльләнүче, кыр шартларында тормыш иминлеге, үз-үзеңне саклау, табибка килгәнчегә кадәр беренче ярдәм күрсәтү нигезләрен өйрәнүче яшьләрдә актив җәйге ялны популярлаштыру, сәламәтлекләрен ныгыту һәм тренировкалар уздыру.