Зур Шилнә авылында яшәүче Золкина Агрипина Зиновьевнага 100 яшь тулды. Район аппарат Советы җитәкчесе Әсхәдә Наврозова йөзяшәр юбилярга Россия Президентының Котлау хатын , район хәкимияте исеменнән бүләк тапшырды. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул сау-сәламәт, кеше белән аралаша һәм фатирында үзе мөстәкыйль рәвештә йөри ала.