Балачак бәйрәме

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

Калмаш  авылында"Дуслык" дагерендә  кабартып йөри торган һава шарының туган көне уңаенан бик кызыклы кичә үткәрелде. Балаларның иң яраткан уенчыкларының берсе - һава шарына 235 яшь тулды. Тарих битләренә күз салсак, 1783 елда Анноне дип исемләнгән француз шәһәрендә бертуган Этьюн һәм Жозеф Монгольфьелар мәйданда үзләре уйлап тапкан күктә очарга сәләтле булган зур куыкны сынап карыйлар. Әлеге куыкны бүген инде һәркем аэростат буларак белә. Ә чынлыкта исә һава шарының барлыкка килү вакыты борынгы гасырларга ук барып тоташа. Үз чорында уздырылучы төрле чараларда куллану өчен грекларның хайван ашказаныннан ясалып, төрле төсләргә буялган шарларны уйлап табуы мәгълүм. Беренче резин һава шарлары 1824 нче елда Англиядә барлыкка килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International