Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлегендә яңа җитәкче

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге җитәкчесе итеп Роза Салихова билгеләнде. Ул Пермь өлкәсендә туган, Ташкент дәүләт медицина институтын тәмамлаган. Хезмәт юлын санитар табиб буларак башлаган. Аксубай дәүләт санитария-эпидемиология күзәтчелеге үзәгендә баш табиб, Норлат шәһәре һәм районы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасары, Яр Чаллы шәһәре һәм Актаныш районы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге баш белгече, Яр Чаллы шәһәре, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарында Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасары булып эшләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International