Теләнче Тамак картлар һәм инвалидлар интернат йортында яңа директор

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

Теләнче Тамак картлар һәм инвалидлар интернат йорты директоры вазифасына Лилия Таһир кызы Хөсәенова билгеләнде.  Ул тумышы белән Тукай районыннан, Мусабай Завод авылында яши. Хезмәт юлын Яр Чаллы шәһәренең 15нче мәктәбендә татар теле укытучысы булып башлаган. Шәһәрнең социаль яклау идарәсендә белгеч, картлар һәм инвалидлар йортында җитәкче, мәгариф идарәсендә баш белгеч һәм Автозавод районы администрациясендә баш белгеч булып та эшләгән. Теләнче Тамак картлар һәм инвалидлар йортына килгәнче ул Мусабай Заводның «Кояшкай» балалар бакчасында мөдир иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International