Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында Сабантуй бәйрәме узды.

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

 

Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында Сабантуй бәйрәме узды. Бәйрәмне директор Хусаинова Лилия Таhир кызы ачып җибәрде. Бәйрәмгә чакырылган кунаклар: Тукай районының башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ганиева Гөлнара Фердинант кызы, Тукай муниципаль районы  ветераннар советы рәисе Зарипов Галимҗан Саетзянович, Татарстан республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Тукай районында социаль яклау бүлеге башлыгы Шәфыйкованы Гөлнара Ауезхан кызы, Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов Шарипьян улы. Килгән кунаклар картлар йортында яшәүчеләргә бүләкләр бүләк иттеләр. Ачу тантанасыннан соң Сабантуйның күңел ачу өлеше башланды. Бәйрәм кунаклары – Теләнче Тамак авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре барысына да үз җырларын бүләк иттеләр. Картлар йортында яшәүчеләр бәйрәмдә бик теләп катнаштылар. Төрле уеннар уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Социаль хезмәтләр алучыларга бәйрәм бик ошады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International