Гараева Гыйлминур апага 90 яшь тулды.

2018 елның 3 июле, сишәмбе
Тыл hәм хезмәт ветераны Гараева Гыйлминур апага 1 июль көнне 90 яшь тулды. Аны котларга Тукай районы администрациясенең социаль сораулар буенча урынбасары   Ганиева Гульнара Фердинанд кызы, ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе  Зарипов Галимҗан Сәитҗан улы, Түбән Суык-су авыл җирлеге башлыгы урынбасары Вазиева Фәния Әнәс кызы килделәр. Гыйлминур апага котлау сүзләре әйтеп, саулык-сәләмәтлек теләп, бүләкләр тапшырдылар.

Гараева Гыйлминур 1 июль 1928 елда Зәй районы Алмалы авылынды туа, Югары Суык-Су авылына килен булып тошэ. Ире Нурулла белән 3 бала (1 малай, 2 кыз) тәрбияләп үстергәннәр. Гыйлминур апа гомере буена колхозда төрле эшләрдә эшләде, бүгенге көндә Югары Суык-Су авылында матур гына гомер кичерә.

 Хәзерге көндә 7 оныклары һәм 10 оныкчыклары бар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International