Атналык киңәшмәдә район активына яңа җитәкчеләр тәкъдим ителде. Кече Шилнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Гадел Гомәр улы Даутов билгеләнде. Ул Кече Шилнә авылы мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшли иде. 1993 елгы, өйләнгән. Фаил Камаев яшь җитәкчегә бу вазифада уңышлар, халык белән бергә һәм халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләвен теләде.