"Иске Казан түгәрәк уены" фольклорчыларны җыйды. Коллективлар кич утыру, аулак өй, чишмәгә бару, килен төшерү, каз өмәсе, печән өсте, йөзек салу кебек татар халкының күркәм гореф–гадәтләрен искә төшерде. Катнашучылар арасында биючеләр, моңлы халык җырларын, мөнәҗәтләр башкаручылар да, милли уен коралларында уйнап күрсәтүчеләр дә булды.Тукай районыннан бу чарада «Әллүки»-Кузкәй авылы(җитәкчесе Рәфис Хәсәнов) ,Мәләкәснең балалар фольклор ансамбле «Питрау» (җитәкчесе Людмила Адамова) катнашты . Халык коллективы «Әллүки» - «Кияү мунчасы»фольклор композициясе,ә балалар ансамбле «Питрау» - «Өй саклау» һәм «Урак өсте» композицияләрен курсәтте