Алдынгы укучылар Алабуга шәһәрендә экскурсиядә булып кайттылар

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

Районның 75 адынгы  укучысына ,төрле фәннәр,спорт һәм куп төрле чараларда актив катнашкан өчен, Тукай районы Башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаевның Рәхмәт хатларын  ,Сертификат һәм   Алабуга шәһәренә бару өчен юллама тапшырылды. Укучыларга бу  бүләкләрне бирү тантанасында  район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары  Гөлнара Гәниева катнашты һәм  алдынгы укучылар  Алабуга шәһәренә барып кайттылар.Анда алар Марина Цветаева музей-йорты ,Надежда Дурованың музей-утары, Бөек рәссам  Иван Шишкин музей-йортында булдылар, Болгарларның Көнчыгыш Кама алдында төп таяну пункты, риваятьләргә бай урын,   Алабуга шәһәре күренешен карадылар,истәлекләр белән таныштылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International