Боерган авылында гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Мосаллия апа Салихова туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.Аңа район Советы аппараты җитәкчесе Әсхәдә Наврозова Россия Президенты котлавын һәм истәлекле бүләк тапшырды,Мосаллия апага ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле имин тормыш теләде. Балалары, оныклары турында сорашты, аннары . Район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов, авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Камилянов та изге теләкләрен юлладылар, истәлекле бүләкләрләрен тапшырдылар .Мосаллия апаның күршеләре, балаларының яраткан укытучылары Асия апа, Гөлфирә һәм Гөлфия апалар, авылыбыз аксакалы Шәйхразый ага Салиховларның ихлас теләкләре, укыган догалары бәйрәмебезгә ямь өстәде.