23 июль көнне ,Тукай администрациясендә,район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ленар Авзалов катнашында , законсыз рәвештә алкоголь продукциясен сатуны, законсыз алкоголь әйләнешен туктату комиссиясенең 1 нче ярты еллык эшчәнлеге буенча утырышы узды. Ведомствоара комиссия утырышында Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре буенча территориаль Госалкогольинспекциясе башлыгы урынбасары Лилия Муллина, Тукай районы эчке эшләр идәрәсе белгечләре, Роспотребнадзор идәрәсе Тукай ,Актаныш районнары буенча территориаль булек башлыгы , ООО «АЛКОТОРГ», авыл җирлекләре башлыклары , сәүдә объектлары җитәкчеләре катнашты