Атналык киңәшмәдә район активына яңа җитәкче тәкъдим ителде. Росреестр идарәсенең Тукай районы бүлеге җитәкчесе итеп Радмил Мулланур улы Галимов билгеләнде.
Радмил Муллану улы Әлмәт шәһәреннән, юридик белемле. Төрле оешмаларда юристконсульт, җир инспекциясендә инспектор булып эшләгән, милек объектлары кадастры Федераль агентлыгы идарәсенең Әлмәт шәһәре һәм районы территориаль бүлегендә төрле вазифалар башкарган.