13 август көненә һава торышы

2018 елның 12 августы, якшәмбе

13 август көнне  республикада алмашынучан болытлы һава һәм 28 градуска кадәр җылы булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төнлә явым-төшем көтелми. Көндез урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр булуы ихтимал. Төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15 – 20 метрга кадәр булачак.

Республикада төнлә һава температурасы +12..+17 градус, көндез - +24..+29 градус булыр дип фаразлана.

Көндез Казанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Һава температурасы +26..+28 градус булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International