Фоат Комаров ярдәме белән «Петушок» балалар бакчасы яңа түбәле булды

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

Комсомолец поселогының «Петушок» балалар бакчасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «СМП-Нефтегаз» ААҖ генераль директоры киңәшчесе Фоат Комаровның финанс ярдәме белән чираттагы зур эш башкарылды – бинаның 500 кв.м мәйданлы түбәсе яңага алыштырылды. Бу – районда депутат булышлыгы белән эшләнгән беренче объект кына түгел. Моңа кадәр Фоат Комаров Биклән, Теләнче Тамак, Куады балалар бакчалары биналарын төзекләндерүгә үзеннән саллы өлеш кертте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International