Социаль хезмәтләр җыелмасын яңадан торгызу турында гариза бирергә өлгерегез

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

Социаль хезмәтләр җыелмасын яңадан торгызу турындагы гаризаны  1 октябрьгә  чаклы  бирергә өлгерегез   

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе исегезгә төшерә, социаль хезмәтләр җыелмасына   хокуклы, әмма бу хезмәтләрне акчалата алучы гражданнар Пенсия фонды идарәсенә килеп, яисә Россия Пенсия фонды сайтында урнашкан Шәхси кабинет аша кире социаль пакет җыелмасына кайтырга хокуклы. Гаризалар киләсе елның   1 январенә чаклы гамәлдә булачак

Социаль хезмәтләр җыелмасы түбәндәге хезмәтләрне үз эченә ала:

- Рецепт буенча дару препаратлары, рецепт буенча медиөина эшләнмәләре, инвалид балаларны тукландыру өчен специалләштерелгән продуктлар алу

- Төп чирләрне профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалануына путевка 

- Шәһәр яны тимер юл транспорты белән бушлай файдалану, дәвалануга бару-кайту чыгымнары 

Социаль хезмәтләр җыелмасы алучы аеры категория социаль ташламалы гражданнарга ветераннар, инвалид балаларны да кертеп инвалидлар, бәлигъ булмаган фашизм тоткыннары, радиациягә дучар булганнар керә.

Бүгенгесе көнгә дәүләтнең социаль ярдәмен Тукай районы буенча 3341   кеше ала(Татарстан Республикасы буенча бк сан 144  мең кеше)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International