Бәтке авыл җирлегенә караган, Кама поселогында яшәүче тыл хезмәтчәне Нәсибулла Хаматдин улы Гыйләҗетдинов үзенең зур юбилеен-90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. 90 яше тулганнарны котлап, Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгының бүләген тапшыру күптән күркәм традициягә әйләнде. Нәсибулла Хаматдин улын да олы юбилее белән район башлыгы урынбасары Гөлнара Ганиева,район ветераннар оешмасы Советы рәисе Галимҗан Зарипов тәбрикләде һәм изге теләкләрен юллады.