Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән, райондашыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Тепловка дәүләт бүләге – «Фидакарь хезмәте өчен» медале кайтты. Ләкин, аяныч, медальне герой шәхсән үзе көтеп җиткерә алмады – Василий Андреевич быел 14 майда, 95 яшендә вафат булды. Шушы көннәрдә медаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров кулыннан геройның кызына – Галина Беспаловага тапшырылды. Василий Теплов Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен I дәрәҗә Ватан сугышы медале, «Батырлык өчен» Жуков медале, «Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнгән. Шулай ук сугыш елларыннан соң тугры хезмәте өчен «Хезмәт ветераны» исеме бирелгән.