Әнкәйгә бүләк.

2018 елның 14 августы, сишәмбе

Әнкәйгә бүләк.

Әнкәй бүген 95 ең тулды,

Ходай сине ничек ярата!

Өч баланы сезгә бүләк итеп

Кояш нуры кебек тарата.

Халык юкка әйтми,нәрсә чәчсәң

Шуны урып,җыеп алабыз,

Без хәзердә гомер юлларыннан

Сезнең киңәш белән барабыз.

Ни теләсәк энкәй аз булыр кук:

Беренчесе-телибез муллык,

Икенчесе-булсын сәламәтлек,

Өченчесе-җирдә тынычлык.

Безнең  теләк  чын куңелдән сиңа

Ходай белә калганын куреп,

Бәхетеңне татып яшә әле

Рәхмәтләргә безнең төренеп!

Калмия,14.08.2018ел

Роза Шәехова- Мәүлиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International