75 ел элек, 1943 нче елның 5 июль көне, совет гаскәрләренең немец басып алучылры белән күп санлы Бөек Ватан сугышы кырлрының берсе - Курск дугасындагы сугышы башлана. Сугыш 1943 нче елның 23 августына кадәр дәвам итә. Курск дугасындагы 50 утлы көн һәм төн диярлек барган көрәш Бөек Ватан сугышы тарихында иң зур көрәшләрнең берсе буларак тарихка кереп калды. 23август көнне Кенәз мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Патриот" музее хезмәткәрләре патриотик сәгать үткәрделәр. Сугыш елларыннан алынган видеохроник һәм тарихи фактлар ярдәмендә балигъ булмаганнарга фронтларда данлы операцияләрне һәм безнең гаскәр башлыкларының осталыкларын, шулай ук сугышның ачлык, авыр хезмәт кебек башка аспектларын күрсәттеләр. Болар барысы да халкыбызның батырлыгын, ныклыгын ассызыклый. Үз хәрби тарихыбызны өйрәнү - балаларыбызда ихтирамлыкны, кызгана белүне һәм кешеләргә хөрмәт белән карауны тәрбияли. Соныннан хәтер шәме яндырылды,1 минутлык тынлык игълан ителде